Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Ватанны саклаучыларны ничек тәрбияләргә?

Шәһәр мэриясендә Иҗтимагый совет утырышы узды.

Анда каралган төп тема — яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү үсешен тәэмин итү һәм егетләребезне армия хезмәтенә әзерләү иде. 

Түбән Кама шәһәре һәм районында булачак ватан сакчыларын физик яктан чыныктыру, аларның чыдамлыгын, көчен, тапкырлыгын үстерү буенча күләмле эш алып барыла. Мәктәпләрдә спорт клублары эшләп килә. Безнең укучылар республика һәм ил күләмендә барган төрле ярышларда үзләрен бик яхшы күрсәтеп киләләр. «Саха Республикасында физик культура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы узды. Анда Татарстаннан 32 кеше катнашты. Шуларның тугызы безнең районнан. Бу бик яхшы күрсәткеч», — ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин.

Гомумән алганда, район буенча яшүсмерләрнең физик сәламәтлегенең яхшыруы күзәтелә. Айдар Гарифуллин ассызыклавынча, бу сайланган стратегиянең дөрес һәм нәтиҗәле булуын күрсәтә. Ләкин проблемалар да юк түгел. Уку йортларында бу юнәлештә эшләүче кадрлар җитеп бетми. 

Күпчелек мәктәпләрдә булачак ил сакчыларын әзерләү өчен уку-укыту матди базасының түбән дәрәҗәдә булуын да ассызыклап уздылар. 2022 елдан алып, Түбән Камада эшләп килүче «Патриот» үзәге нигезендә, яшьләргә хәрбипатриотик тәрбия бирү буенча «Авангард» үзәге эшләп килә. Шушы вакыт эчендә биредә 29 хәрби җыен үткәрелгән. Аларда Татарстанның төрле районнарыннан 2 меңнән артык 10 нчы сыйныф укучысы катнашкан. «2024-2025 уку елында бу җыеннарны 305 түбәнкамалы узды. Күрсәткечләр буенча, егетләрнең 70 проценты гына уңай нәтиҗәләр күрсәтә алган. Шуңа күрә барлык мәктәпләрне дә Ватанны саклау һәм иминлек нигезләрен укыту өчен кирәкле база комплекты белән тәэмин итү бик мөһим», — дип үз фикерен белдерде «Патриот» үзәге директоры Айрат Шәрифуллин. Шулай ук ул егетләргә шөгыльләнү өчен аерым стационар мәйданчык та булдырырга кирәклеген дә әйтте ул. Аның сүзләренә караганда, моның өчен Гагарин урамында урнашкан парашют вышкасы территориясе уңайлы булыр иде. «Защитник» оешмасының бүгенге вакытта хәрби спорт уеннары оештыруда, яшьләрне һәм балаларны башлангыч хәрби әзерлек буенча укытуда тәҗрибәсе бар. Ә инде аерым мәйданчык та булса, бу әлеге чараларны ешрак үткәрергә һәм күбрәк кешене колачларга ярдәм итәр иде" — диде Айрат Шәрифуллин. 

Теманы йомгаклап, башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев чыгыш ясаучылар белән килешүен белдерде. Стационар мәйданчык бүленеп бирелгән очракта, эшне башыннан алып азагына кадәр уйлап бетереп эшләргә кирәклеген әйтеп узды. «Бүгенге вәзгыять шуны күрсәтә: партиотик эш, хәрби әзерлек безнең иң төп юнәлешләрнең берсе булырга тиеш. Илебездәге хәлләрне белеп торасыз. Барысына да әзер булырга кирәк. Шуңа күрә, белем бирү учреждениеләрен кирәкле укыту-матди база белән тәэмин итәчәкбез. Ул кулланылышта булып, укыту эшендә ярдәм итсә, нәтиҗәсе булса, без бик шат кына булачакбыз», — дип үз фикерен белдерде җитәкче.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев