Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Үзенчәлекле балалар өчен Түбән Кама проекты хөкүмәт грантын алды

«Балалар үзәктә: үзенчәлекле балалар һәм аларның ата-аналары өчен форум» проекты бөтен республикадан иң яхшы 53 инициативаның берсе булып чыкты.

Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Татарстан Республикасы хөкүмәтенең грант конкурсында Түбән Камадан бердәнбер җиңүче булды.

«Балалар үзәктә: үзенчәлекле балалар һәм аларның ата-аналары өчен форум» проекты бөтен республикадан иң яхшы 53 инициативаның берсе булып чыкты.

Инициатива мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы һәм ярдәмчел мохит булдыруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында балалар өчен мастер-класслар, иҗади дәресләр, театраль куелышлар һәм уку оештырылачак. Йомгаклау чарасы буларак 2026 елның гыйнварында ике көнлек форум булачак.

Катнашучыларның ата-аналары өчен психологлардан, массажисттан һәм сулыш алу буенча белгечтән лекцияләр һәм мастер-класслар каралган. Шулай ук шәхсән катнаша алмаучыларга ярдәм итү өчен онлайн-трансляция оештырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев