«Үзара ихласлылык — аның төп сыйфаты»
Гакыйф Борһанов — олы йөрәкле, киң холыклы, тыйнак, эшенә тугры кеше. Ул — укытучы да, тренер да, тәрбияче дә.
Татарстанның атказанган спорт остасы Гакыйф Борһанов 1949 елның гыйнварында Кызыл Чапчак авылында дөньяга килә. Кимсетелгәннәрне яклау, елаганны юату, өлкәннәр сүзеннән чыкмыйча яшәү — авыл баласының шушы тәүге сабаклары анда батыр ир-егетләргә хас сыйфатлар тәрбияли.
Чыннан да, авылның саф һавасы, карлы урамнарда чыр-чу килеп чана-чаңгы шуу, җәйге болында чабышып уйнау, өлкәннәргә ярдәм итү, беренче бил алышулар — булачак көрәшчене физик яктан чыныктырып кына калмаган, ныклыкка, батырлыкка да өйрәткән.
Без еш кына аның белән очрашып, яшьлек елларының якты хатирәләрен барлыйбыз. Сөйләшеп туймыйбыз, көлешеп тә алабыз. Безне тагын да якынайткан нәрсә — ул да, мин дә спорт юлын сайлаган, гер күтәргән, көрәш кырында чыныккан егетләр. Ул — 60 килограмм, мин 70 килограмм үлчәүдә көч сынаша идек. Әмма безне җиңүләр генә түгел, ә бер-беребезгә булган ихтирам, дуслык берләштерә.
Хәзерге заманда күпләр күршесен дә белми, хәтта туганнар белән аралары суынганнар да байтак. Ә менә Гакыйфлар гаиләсе — нурлы бер ут кебек: бер-берсенә терәк, ярдәмчел, мәрхәмәт белән яшәүче, нык буынлы, иманлы нәсел.
Гакыйф Борһанов — олы йөрәкле, киң холыклы, тыйнак, эшенә тугры кеше. Ул — укытучы да, тренер да, тәрбияче дә. Спорт юлы — аның язмышы, аның ихлас хезмәте. Күпме көрәшчеләр үстерде бит ул! Күпме малайлар, аның кулында чыныгып, ир-егет булып өлгереп җитте.
Элекке сабантуйлар мәйданын ансыз күз алдына да китереп булмый: Гакыйф көрәшергә чыга икән — мәйдан җанлана, аның карашында күңелләрне күтәрә торган ниндидер эчке бер көч бар, баскан һәр адымы ныклы, ышанычлы.
Аның казанышлары да күз алдында: 9 тапкыр Татарстан чемпионы, 3 тапкыр Россия беренчелегендә җиңүче, үз үлчәвендә герне 70 тапкыр күтәреп рекорд куйган батыр, 1981 елда СССРның спорт остасы исеменә лаек булган шәхес.
Әмма Гакыйфка хөрмәтебез болар өчен генә түгел. Ул — үзе бер дөнья: аның йөрәгендә — эчкерсез иман, булганына шөкер итеп яшәү, кешеләргә карата ихласлылык. «Кешеләр арасында дуслык җебе өзелмәсен!» — ди ул. Менә шул сүзләр аның холкының асылын ача торган тормыш девизы, минемчә.
Корбан Галиев, спорт ветераны
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев