Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Урман хуҗалыгы министрлыгы рөхсәтсез чыршы кискән өчен штраф салу турында искәртте

Татарстанда ведомствоара «Чыршы» («Ель») оператив-профилактик чарасы башланды.

Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисү очракларын булдырмый калу максатларында урман кишәрлекләрендә көчәйтелгән рәвештә патруль оештырылды. «Чыршы» («Ель») операциясе 2023 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу өчен гражданнарга — 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салына», диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш була, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.

5 мең сумлык һәм аннан да күбрәк зыян салынган очракта, закон нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев