Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Укытучылар көнендә Түбән Камада реконструкциядән соң Мәктәп бульвары ачылды

Проспект ачылу уңаеннан укытучылар, педагогика ветераннары һәм Түбән Кама җитәкчелеге агач утырту десантында катнашты.

Түбән Камада Мәктәп бульварын реконструкцияләү тәмамланды. Аны төзекләндерү өчен түбәнкамалылар «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында тавыш биргән иде.

Биредә укытучы хезмәтенә багышланган махсус мәйданчыклар барлыкка килде. Беренче чиратта проспектны төзекләндерделәр, җәяүлеләр аллеяларын заманча зур габаритлы брусчатка ярдәмендә ремонтладылар, агач-куаклар утырттылар, яңа эскәмияләр, урналар, ут баганалары һәм видеокүзәтү камералары урнаштырдылар.

Проспект ачылу уңаеннан укытучылар, педагогика ветераннары һәм Түбән Кама җитәкчелеге агач утырту десантында катнашты.

Мәктәп бульвары территориясен өч зонага бүлү планлаштырыла: беренче төзүчеләр мәйданы, җәяүлеләр проспекты һәм Пушкин скверы, ул киләсе елда рус шагыйренең туган көнендә барлыкка киләчәк. Монда Александр Сергеевич һәйкәлен кую планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев