Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Уку кирәк-яраклары алдыгызмы?

Әле генә башланган кебек иде, августның да яртысы узып бара икән инде. Димәк, озакламый 1 сентябрь — мәктәпләрдә беренче кыңгырау шалтырар.

Дөрес, хәзер замана балалары бу көнне без көткән кебек зарыгып көтми. Моңа елдан-ел авырая барган уку программасы да, баланы интернет челтәреннән аерган дәресләр дә сәбәпчедер.

Ә без елдагыча, мәктәп кирәк-яракларының базарда, кибетләрдә булган бәясен чагыштырыйк һәм якынча булса да баланы мәктәпкә әзерләүнең күпмегә төшәчәген фаразлыйк. Мәктәп формасы, спорт костюмы, беренчеикенче аяк киеме, мәктәп сумкасы, уку кирәк-яраклары — барысын да ала башлагач шактый гына сумма чыга. Соңгы елларда күпчелек мәктәпләрдә бер төрле мәктәп формасы керү балаларга да уңайлы, әти-әниләргә дә җайлы. Кемнең формасы кыйммәтрәк дип, үзара ярышу юк. 

Тагын шунысы да бар, хәзер мәктәпкә әзерләнү елдан-ел тынычрак уза кебек. Моннан берничә ел элек июль аеннан ук мәктәп кирәк-яраклары җыя башласалар, хәзер инде андый ыгы-зыгы кими бара. Сораштырган ата-аналарның 40 процент чамасы әле балаларын мәктәпкә тулаем әзерләмәгән булып чыкты. 

Сүзне озакка сузмыйча, әйдәгез, балаларын мәктәпкә әзерләүче әниләрдән сораштырыйк. Инзилә Закированың улы быел беренче сыйныфка бара.

«Мәктәп формасы 6500 сумга төште, алмашка кияргә ике күлмәк алдык. Алары 800 сум булды, дүрт төрле аяк киеме 5000 сум булды, галстук — 200, ак футболка — 300 сум, биштәрнең бәясе — 3500, уку кирәк-яраклары 2000 сумга төште. Әле боларга китаплар кермәгән», — диде ана. 

Гөлназ ханымның улы исә уртанчы сыйныфларда укый икән.

«Без костюм, күлмәк, ботинка, спорт формасы, галстук алдык. Болар барысы якынча 12 мең сумга төште. Аерым канцтоварлар җыйдык, аларына якынча 3500 сум китте», — диде. 

Ә менә Халидә ханым әйтүенчә, алар мәктәпкә тулаем әзерләнеп бетмәгәннәр әле. Кызларына бары тик мәктәп формасы — сарафан гына сатып алганнар, ул 2500 сумга төшкән.

«Әле вакыт күп, җитешербез. Хәзер кибеттә җаның ни тели, шул бар», — ди ул.

Алия Галимова:

«Без быел әллә ни күп чыгым тотмадык. Мәктәп формасының узган елдан калганы да ярап тора. Уку кирәк-яраклары да теге елдан шактый калды. Дөрес, без әле 4 нче сыйныфка гына барабыз. Укулар башлангач, эш дәфтәрләре өчен акча җыешачакбыз. Китаплар сатып алган юк», — дип фикерләре белән уртаклашты. 

Әйберләрне каян алырга дигәндә, хәзер мөмкинлекләр чиксез. Телисең базардан, телисең — кибетләрдән, ошаганын сайла да ал. Боларга өстәп, күп кенә ата-аналар интернет-кибетләргә өстенлек бирә. Аларда әйберләр шактый арзанга чыга. 

Әле бит Беренче сентябрьдә укытучыларга чәчәк бәйләме бирү кебек матур гадәт тә сакланып килә. Букет сатып алу, спорт костюмы кебек үк мәҗбүри түгел, әмма атааналар, күркәм гадәтне саклап, укытучыларга чәчәк бирүне дәвам итә. Хәзер инде бакчадан өзеп алып килгән чәчәкләрне укытучылар кабул итсә дә, баланың яшьтәшләре кабул итеп бетермәскә мөмкин. Кайбер атааналар кыйммәтле бүләк ясыйлар, кемнәрдер ашый торган зефир-чәчәкләргә өстенлек бирә. Кыскасы, әти-әниләрнең үзара ярышу көне дисәң дә була. 

Экспертлар әйтүенчә, быел, узган ел белән чагыштырганда, мәктәп кирәк-яраклары 7 процентка кыйммәтләнгән. 

  • Укучы малайлар өчен костюм — 3200-6500 сум; 
  • Чалбарлар — 1500 сум; 
  • Малайлар күлмәге — 950- 1100 сум; 
  • Кызлар өченә сарафан — 1900-2400 сум; 
  • Блузкалар — якынча 1100 сум; 
  • Спорт киеме — 2000 сум; 
  • Футболка — 300-500 сум; 
  • Кроссовкалар — 1000 сумнан башлана;
  • Мәктәп сумкалары 1500- 3500 сум тора.

Раушания Сибатова фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев