Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Уяулыкны югалтырга ярамый

Коткаручылар Түбән Кама районы елгакүлләрдәге хәлне көн саен контрольдә тоталар.

Алар коткару жилеты киеп, кулларындагы иң гади үлчәү җайланмалары ярдәмендә боз калынлыгын үлчи. 

Дүшәмбе, 4 декабрьдә, коткаручылар Пионер күлендәге боз калынлыгын тикшерде. Әлеге урын балыкчылар арасында бик популяр. Моны андагы эзләрдән һәм бозда борауланган тишекләрдән яхшы чамаларга була. 

Үлчәгәннән күренгәнчә, сулыктагы бозның калынлыгы 20 сантиметр тәшкил итә икән инде, бу калынлыкны куркынычсыз дип әйтергә ярый. Әмма сулыклар кышкы вакытта да көтмәгәндә куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа күрә балыкчыларга аерым игътибар бирелә, аларның күбесе куркынычсызлык таләпләрен санга сукмый, бары тик уңышка һәм б озның ка лынлыгына гына өметләнә. Ә менә белгечләр аларга, беренче чиратта, киемнәре турында кайгыртырга киңәш итә. 

«Балык тотарга теләүчеләр куркынычсызлык таләпләрен үтәргә тиеш. Аларда суда батып, боз астына китмәс өчен коткару жилетлары булсын», — дип билгеләп үтте коткару станциясе начальнигы Андрей Жаворонков. 

Коткаручылар сулыкларны көн саен күзәтеп торалар. Кама елгасына аерым игътибар бирелә, анда боз әле формалаша гына башлаган. Хәзер аның калынлыгы нибары бер сантиметрдан аз гына артык. 

Коткару станциясе территориясендә дежур пост та оештырылган. Анда тәүлек әйләнәсе суга батучыны коткарырга әзерләнгән экипировкалы өч кеше тора.

Гадәттән тыш хәлләр була калса, дип, һава мендәрендә йөри торган көймә дә һәрчак «сугышчан әзерлек»тә. Әлегә дежурлык тыныч режимда бара. Кышкы балыкчылык сезоны башлана гына бит. Шуңа күрә коткаручыларга уяулыкны югалтырга ярамый.

Александр Халин

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев