Түбәнкамалыларны Халыклар бердәмлеге көненә багышланган фестивальгә чакырдылар
Бәйрәм 4 ноябрьдә Халык иҗаты йортында узачак. Керү ирекле булачак.
Түбән Камада «Дружба народов на все времена» фестивале узачак. Чара Халыклар бердәмлеге көненә һәм Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлана.
Бәйрәм 4 ноябрьдә Халык иҗаты йортында узачак. Башлана 14 сәгатьтә. Керү ирекле булачак.
Фестиваль барышында кунаклар «Хоровод дружбы» интерактив программасында катнаша һәм иҗат коллективлары концертын карый алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев