Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалыларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләрне формалаштыру турында сөйләделәр

1 декабрьдән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов түбәнкамалыларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләрне формалаштыру турында сөйләде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә. 

Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты.

«Бу карар федераль дәрәҗәдә кабул ителде. Коммуналь хезмәтләргә тарифлар әлеге карар кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнде. Түбән Кама территориясендә тарифларны индексацияләү турында актив фикер алыштык. Төп үсеш нәкъ менә материалларның кыйммәтләнүе, шулай ук җайга салынган оешмалар кулланган коммуналь хезмәтләрне индексацияләү белән бәйле. Мәсәлән, Водоканалның насосы электрда эшли. ТЭЦ — электр эшләп чыгара, әмма предприятиегә газ сатып алырга кирәк. Барысы да үзара бәйләнгән», — диде Роман Булатов.

Коммуналь хезмәтләргә тарифларның чираттагы индексациясе 2024 елның 1 июленнән дә иртәрәк булмаячак. 

«Түләүләрне идарәче компанияләр биргән мәгълүматлар нигезендә Бердәм исәп-хисап үзәге формалаштыра. Җылытуга аерым тукталасым килә, чөнки бу иң зур түләү. Башта күпфатирлы йортка керү юлында урнашкан исәпләү приборы нигезендә җылытуның гомуми күләме билгеләнә. Аннары торак урыннары буенча күрсәтелгән күләм мәйданга пропорциональ рәвештә бүленә», — дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне җентекләп карау өчен, түбәнкамалыларга үз идарәче компанияләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белгечләр фатир милекчеләренә аңлатмаларны закон буенча бирергә тиеш. Телефоннар квитанцияләрдә күрсәтелгән.

«Әгәр сез куллану күләме дөрес билгеләнмәгән дип саныйсыз икән, исәпкә алу приборлары күрсәткечләре дөрес кабул ителмәсә, беренче чиратта, сез аңлатмалар сорап идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Кулланучыга үз хокукларын якларга кирәк. Бу дөрес, ләкин һәрвакытта да җиңел түгел. Шулай ук аңлатмалар сорап торак инспекциясенә, республика башкарма хакимият органына мөрәҗәгать итәргә була», — диде Роман Булатов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев