Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалыларга су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр

Эссе һәм бөркү вакытта Түбән Камада яшәүчеләрнең күбесе буш вакытларын су янында үткәрергә тырыша.

Тормышыңны куркыныч астына куймас өчен, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • махсус җиһазландырылган урыннарда гына су коенырга кирәк;
  • махсус билге һәм киртәләр артына йөзеп чыгарга ярамый, шулай ук моторлы көймәләрдән ерак торырга кирәк;
  • суга текә ярлардан, причаллардан, көймәләрдән һәм башка корылмалардан сикерергә ярамый;
  • шаяртып суга батыру уеннары тормыш өчен куркыныч;
  • көймәдә, катамаранда, катерда һәм башка суднода йөргәндә коткару жилетын кию зарур.

Шулай ук балаларның иминлеге турында алдан кайгыртырга кирәк. Әгәр бала йөзә белмәсә, аның кабартыла торган җайланмасы, жилеты яки кулына кия торган җиңсәләре булырга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев