Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалыларга макулатура тапшырган өчен акча түләнәчәк

Иске кәгазьне җыю экологик акция кысаларында үткәрелә.

22 декабрьдә Түбән Камада «Калдыкларны — керемгә» экологик акциясе узачак. Шәһәр халкы кабул итү пунктларына тупланган макулатураны тапшыра алачак.

Нокталарның эш режимы:

  • 11.00-11:40 — балалар экология-биология үзәге (Шинчылар пр., 59);
  • 12.00-12:30 — «Ковер» яшьләр инициативасы үзәге (Мәктәп бульвары, 7/2);
  • 12:45-13:15 — «Велики» паркы;
  • 13:30-14.00 — «Эссен» янындагы парковка (Төзүчеләр проспекты, 55);
  • 14:20-15.00 — Кызыл Чишмә бистәсе.

Түбән Кама халкы китаплар, кәгазь, газеталар (8 сум/кг), картон (3 сум/кг), ПЭТ-шешәләр (5 сум/кг), полиэтилен (5 сум/кг), шешә капкачлары (5 сум/кг), алюминий банкалар (25 сум/кг) тапшыра ала.

Акцияне оештыручылар хәбәр иткәнчә, эшкәртүгә йомырка савытлары, сок каплары, обойлар, пыяла һәм бер тапкыр кулланыла торган савытлар кабул ителми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев