Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалыларга балалар өчен питбайк сатып алуның куркынычы турында искә төшерделәр

Тәҗрибәсез яшүсмерләр кулында булган мототехниканың куркынычлары турында яшь түбәнкамалыларга шәһәрнең мотоберләшмәсе вәкилләре сөйли.

Балага мототехника сатып алган ата-аналар яшүсмерләрнең үзләрен нинди куркыныч астына куюларын һәм нинди җитди юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарырга мөмкин булуын күрмиләр. Бу хакта «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесенең Түбән Кама профилактика бүлеге башлыгы Илсөя Сафонова яза.

«Яшүсмер чорында, гормоннар кайнап торганда, балалар алар белән нәрсә эшләргә белмиләр. Алар ирек, адреналин алырга тели, олылар кебек булырга омтыла. Боларның барысын да төрле юллар белән алырга мөмкин. Кайберәүләр начар компанияне сайлый, кемдер спорт, икенчеләре куркыныч маҗаралар эзли. Ысуллар күп — барысы да әйләнә-тирәнең нинди булуына, шулай ук яшүсмернең кызыксынуларына бәйле», — дип яза ул.

«Кан кыздыру»ның бер ысулы — мотоцикл.

«Менә ата-аналар, «куркыныч уенчыклар» сатып алып, баланы күрәләтә куркыныч астына ташлауларын һәм кайнап торган канның асфальтта калырга мөмкинлеген аңламыйча, баланың теләген үтиләр», — дип аңлатты Илсөя Сафонова.

Тәҗрибәсез яшүсмерләр кулында булган мототехниканың куркынычлары турында яшь түбәнкамалыларга шәһәрнең мотоберләшмәсе вәкилләре сөйли.

«Ә сез, ата-аналар, әгәр сезнең балагыз скутерда яки мотоциклда мөстәкыйль йөрергә әзер икәненә ышансагыз, аны мотосекциягә бирегез. Анда ул тәҗрибәле инструктор күзәтүе астында булачак, өстәвенә экипировка белән. Анда баланы идарә итү нигезләренә өйрәтәчәкләр», — дип ассызыклый «БДД» ДБУ Түбән Кама профилактика бүлеге башлыгы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев