Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалыларга ана капиталына кагылышлы үзгәрешләр турында аңлаттылар

Ана капиталы акчасыннан айлык түләү гаиләләргә бердәм китерү көнендә күчереләчәк.

Быелның июненнән башлап 3 яше тулмаган балаларга ана капиталы акчасыннан түләүләрнең бердәм датасы кертеләчәк. Мондый ярдәм чарасын рәсмиләштергән гаиләләр акчаларын һәр айның 5 нче көнендә ала башлаячак. Акча агымдагы ай өчен түгел, ә алдагы ай өчен түләнәчәк. 

Татарстанда апрель өчен түләүләр 14 апрельдә гамәлгә ашырылачак. Ягъни мартта түләүләр — март ае өчен, апрельдә апрель өчен түләнә. 

Июньнән яңа кагыйдәләр кулланыла башлаячак, һәм илнең теләсә кайсы ноктасында гаиләләргә түләүләр бер көнне — айның 5 нче числосында киләчәк. Беренче тапкыр гаиләләргә пособие май ае өчен 5 июньдә күчәчәк. 

«Пособие түләүнең бердәм көненә күчү автомат рәвештә башкарыла, ата-аналарга моның белән бәйле рәвештә беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Гаиләләрне үзгәрешләр хакында кисәтү максатында, социаль фонд бүлекчәләре март ахырына кадәр түләүләрнең бердәм даталары турында хәбәрнамәләр тарата башлаячак», — дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин

Исегезгә төшерәбез, гаиләнең уртача кереме регионда җан башына ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр ана капиталыннан айлык түләү алу хокукына ия. Керем исәпләгәндә, ата-аналар һәм балалар ала торган хезмәт хаклары, премияләр, пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксыз булу сәбәпле алынган түләүләр һәм башка кертемнәр исәпкә алына. Айлык түләү суммасы баланың төбәктәге яшәү минимумына тигез. 2023 елга кадәр ана капиталыннан айлык акчалар икенче балага гына каралган иде, быелдан түләүләрне гаиләдәге 3 яшькә кадәрге һәр балага рәсмиләштерергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев