Түбәнкамалыларга адвокат һәм нотариус бушлай консультация бирәчәк
Кабул итү Студентлар урамы, 9 адресы буенча үткәрелә.
29 мартта халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә Түбән Камада гражданнарны кабул итүләр узачак.
Кабул итү Студентлар урамы, 9 адресы буенча үткәрелә.
Шәһәрлеләрне кабул итү графигы:
- 8:00-9:30 — РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының ТР буенча Түбән Кама районы клиентлар хезмәтенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Тәгъзимә Садыйкова;
- 9:30-11:00 — Түбән Кама районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова;
- 11:00-12:30 — нотариус Ләйсирә Шәвәлиева;
- 12:30-14:00 — «БТИ РТ» АҖнең Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Чимарова;
- 14:00-15:30 — адвокат.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев