Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалыларга 1 гыйнвардан больничный өчен түләүләрнең ничек үзгәрәчәген аңлаттылар

1 гыйнвардан Россиядә больничный кәгазе буенча түләүләр артачак.

Бер көнгә түләнә торган иң зур сумма — 2 750 сум, ә бер айга иң зур сумма — 85 мең сум. Әмма бу хезмәт стажы сигез ел яки аннан күбрәк булганнарга гына кагыла. 

Шулай итеп, алар уртача хезмәт хакына тигез, әмма максималь күләмнән артмаган түләүгә исәп тота алачак. Бу хакта Социаль иминиятләштерү фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, «больничный» акчасын исәпләү ысулы элеккечә үк кала: түләү хезмәткәрнең алдагы ике елдагы кеременә һәм эш стажына бәйле. Стаж 8 елдан артып китсә, пособие хезмәт хакының 100%ы, 5 елдан 8 елга кадәр булса — 80%, 5 елдан кимрәк булса — нибары 60%күләмендә түләнелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев