Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалылар Химик көнендә эстрада йолдызлары чыгышын карый һәм салют күзәтә алачак

Гомумшәһәр бәйрәме Нефтехимиклар паркында оештырыла.

Быел Түбән Камада Химиклар көне 27 майда билгеләп үтеләчәк. Гомумшәһәр бәйрәме Нефтехимиклар паркында оештырыла.

Программа турында «эшлекле дүшәмбе» дә протокол һәм корпоратив сервисының өлкән менеджеры Юлия Сергеева сөйләде.

Бәйрәмне ачу тантанасы 17:30 сәгатьтә була. 18 сәгатьтән концерт башланачак. «Нижнекамскнефтехим» ның иҗат коллективлары чыгыш ясаганнан соң, сәхнәгә чакырылган артистлар, шул исәптән Weekend кавер-төркеме чыгачак.

Ә бәйрәм азагында Түбән Кама халкы алдында Россия эстрадасы йолдызы чыгыш ясар дип көтелә. Аның кем булачагы әлегә сер. 

Бәйрәм 21 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев