Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалылар өчен махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча өстәмә кайнар линия эшли башлады

Түбән Камада мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча доброштаб #Мывместе#Безбергә үз эшен дәвам итә.

Түбәнкамалылар махсус хәрби операция буенча сорауларны кайнар линиянең өстәмә «117» номерына бирә алачак, дип яза Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты.

Моннан тыш, өлешчә мобилизация һәм хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча мәгълүматны мәгълүмати-белешмә хезмәтенең бердәм «122» номерына шалтыратып алырга, шулай ук хөкүмәтнең рәсми порталы «Объясняем.рф» дан файдаланырга мөмкин.

Шулай ук мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чараларын алу механизмы үзгәрде: хәзер гаризаларны «Госуслуги» порталы аша бирергә мөмкин, бу социаль ярдәм күрсәтү срокларын шактый кыскартырга һәм белешмәләрне, документларны мөстәкыйль җыюдан коткарырга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада волонтерлык үзәге тарафыннан оештырылган мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча доброштаб #Мывместе#Безбергә үз эшен дәвам итә.

Моннан тыш, барлык гаилә әгъзаларына 8(8555) 36-65-55 номеры буенча «Эйдос» үзәгенең квалификацияле белгечләреннән бушлай психологик ярдәм каралган.

Мобилизацияләнгән түбәнкамалыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына кирәкле ярдәм турында мәгълүмат алу максатыннан Түбән Камадагы «Бердәм Россия» нең 8(8555) 350-350 кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев