Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалылар Луганск балаларына ярдәм алып килде

Түбәнкамалылар даими рәвештә гуманитар ярдәм җыя һәм тиешле урынга җиткерә.

Түбән Кама вәкилләре Луганск Халык Республикасына чираттагы ярдәм белән килделәр.

Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләрендә кечкенә балалары булган гаиләләр өчен гуманитар ярдәм китерелде. Алар арасында бала коляскалары, подгузниклар, кечкенә балалар өчен махсус туклану, бер яшькә кадәр булган сабыйлар өчен гигиена чаралары бар.

Балалар әйберләре төялгән йөк машинасын «Вместе мы можем больше» волонтерлар хәрәкәте лидеры Лариса Нуреева һәм аның фикердәшләре алып килде. Түбәнкамалылар даими рәвештә гуманитар ярдәм җыя һәм тиешле урынга җиткерә.

Лариса Нуреева бу шәһәрләргә беренче тапкыр баргач, анда кечкенә балалары булган гаиләләр белән очраша. Шуннан соң ул аларга ярдәм итәргә була. Аның фикерен шәһәрдәшләре хуплый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев