Түбәнкамалылар икенчел эшкәртүгә 50 килограммнан артык макулатура тапшырган
Бу хакта волонтерлар хәбәр итә.
Түбән Кама халкы «БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясендә катнашты. Бу хакта «Яхшылык эшлә» («Твори добро») төркеме волонтерлары хәбәр итә.
«Безнең активистлар өйдә һәм төрле оешмаларда бер генә тартма яки кәгазь дә чүплеккә эләкмәсен өчен картон һәм кәгазь җыйды», — дип сөйләделәр алар.
Барлыгы икенчел эшкәртүгә 50 килограммнан артык макулатура җыеп тапшырылды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев