Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалылар ТКХ хезмәтләре өчен квитанцияләрдә яңа юллар барлыкка килүдән курка

Шушы көннәрдә мондый хәбәр төрле мессенджерлар аша түбәнкамалыларга җибәрелде.

ТКХ хезмәтләре өчен квитанцияләрдә «күчемсез милекне иминиятләштерү», «страховка» дигән яңа юл барлыкка килергә мөмкин. Шушы көннәрдә мондый хәбәр төрле мессенджерлар аша түбәнкамалыларга җибәрелде. 

Безгә хәбәр итүләренчә, анда бу хезмәтнең 2023 елның гыйнварыннан ук түләү счетына кертеләчәге хәбәр ителә. Әгәр милекче үзенең игътибарсызлыгы белән квартплатаны тулысынча, шул исәптән страховканы да кертеп, автоматик рәвештә түләсә, шуның белән ул фатирны страховкалауга ризалыгын бирәчәк һәм әлеге хезмәт күрсәтүгә килешү имзаланган дип саналачак.

Күпләр хәзер автоплатеж функциясе белән куллана һәм нәкъ менә бу кешеләр үзләре дә белмичә мәҗбүри хезмәт өчен түләргә мөмкиннәр, диелә таралган хәбәрдә.

НТР 24 телеканалы корреспонденты әлеге мәгълүматның чынбарлыкка туры килү-килмәвен ачыклау өчен бердәм исәп-хисап үзәге вәкилләре белән элемтәгә керде. Анда «Татэнергосбыт» ның иминиятче белән (хәбәрдә «СОГАЗ» компаниясе искә алына) килешү мөнәсәбәтләре булмавын әйттеләр. Исәп-хисап үзәгенә принципаллардан түләү документларына «күчемсез милекне страховкалау» хезмәтен кертү өчен йөкләмәләр кабул ителмәгән, шуңа бәйле рәвештә бердәм түләү документларында мондый юллар юк, дип аңлатты әңгәмәдәш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев