Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалылар «Геройларга җылылык бүләк ит» акциясендә актив катнаша

Акцияне район башлыгы Рамил Муллин башлап җибәрде.

Түбән Камада «Геройларга җылылык бүләк ит» акциясе бара. Акцияне район башлыгы Рамил Муллин башлап җибәрде. Түбән Кама халкы бер дулкында акча җыюга кушылды. Узган атнада Химиклар проспектындагы 72Б йортта ураншкан җыю пункты клубыннан хәйрия счетына 117 мең сум акча күчерелде. Акча сугышчылар өчен комплектлар сатып алуга китәчәк. Аларны яклаучыларга 23 февральдә тапшырырга планлаштыралар.

«Шәхси вещмешокта эчке кием, наколенниклар, балаклава, тактик аптечка, перчатка һәм сугышчылар үзләре сораган кайбер әйберләр һәм безнең күңелебез җылысы — открыткалар, рәсемнәр бар. Бу акция түбәнкамалыларны берләштерде», — дип сөйләде Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.

Ветераннар советы да акча җыя. Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов та бу акциядә катнашты һәм геройлар исәбенә 200 мең сум акча күчерде. Бу акчага 15 комплект сатып алынган.

Кичә Химиклар проспектындагы җыю пунктына окоп шәмнәренең зур бер партиясен алып килделәр. Аларны Трудовой поселогында яшәүчеләр ясый. Авыл халкы инде ике меңнән артык шәм әзерләгән.

Моннан тыш, район волонтерлары маскировка челтәрләре һәм коры душ ясый, оекбашлар бәйли һ.б. «Геройларга җылылык бүләк ит» акциясе кысаларында ким дигәндә мең комплект тупларга һәм сатып алырга кирәк. Мондый бер капчыкның бәясе — 15 мең сум.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев