Түбәнкамалылар диспансерлаштыруны үз микрорайонында уза алачак
Тикшерүне 26 февральдән 1 мартка кадәр эш көннәрендә 8:00дән 10:00гә кадәр узарга мөмкин:
Түбән Кама халкы диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүен үз микрорайонында уза алачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерүне 26 февральдән 1 мартка кадәр эш көннәрендә 8:00дән 10:00гә кадәр узарга мөмкин:
26 февральдә:
- Шинчылар проспектындагы өлкәннәр өчен «Встреча» клубында;
- Корабельная урамындагы микрорайонның иҗтимагый үзәгендә;
27 февральдә:
- Бакый Урманче урамындагы Ветераннар йортында;
- Вокзал урамындагы микрорайонның иҗтимагый үзәгендә;
28 февральдә:
- Химиклар проспекты буенча микрорайонның иҗтимагый үзәгендә;
- Бызов урамындагы микрорайонның иҗтимагый үзәгендә;
29 февральдә:
- Яшьлек урамындагы микрорайонның иҗтимагый үзәгендә;
- Үзәк урамындагы «Патриот» үзәгендә;
1 мартта:
- Студентлар урамындагы микрорайонның иҗтимагый үзәгендә;
- Шинчылар проспекты буенча микрорайонның иҗтимагый үзәгендә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев