Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалылар 2025 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урынын сайлый ала

Түбән Кама районында сигез территория тәкъдим ителә, аларда променадлар һәм скверлар төзергә планлаштырыла.

Түбән Кама районында уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча программа дәвам итә. Быел шәһәрнең 27 һәм 17 нче микрорайоннарында территорияләрне төзекләндерү башланачак.

Шулай ук ишегалларын ремонтлау эше дәвам итәчәк. Исемлеккә 73 йорт кергән, шуларның 58е шәһәрдә урнашкан.

Йорт яны территорияләрен авыл җирлекләрендә дә үзгәртәчәкләр: икесе Олы Афанасово авылында, икесе Каенлы авылында, дүрт ишегалды Кызыл Чишмә поселогында һәм җидесе Кама Аланы шәһәр тибындагы поселокта.

«Программа буенча финанслау күләме 909,7 млн сум тәшкил итәчәк», — диде Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игтисамов.

Апрель аенда җәяүлеләр променадларын төзү эше башланачак. Аларның берсе 27 нче микрорайонда, «Нефтехимиклар» паркыннан Чулман урамына кадәр барлыкка киләчәк. Реконструкциягә 75 млн сумга якын акча салынган.

Ә дәүләт хезмәтләре сайтында 2025 елда ремонтланачак җәмәгать урыннарын сайлау өчен тавыш бирү башланды инде. Түбән Кама районында сигез территория тәкъдим ителә, аларда променадлар һәм скверлар төзергә планлаштырыла. Шулай ук Түбән Кама муниципаль районында яшәүче һәркем «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт планына керәчәк ишегалды өчен дә тавыш бирә ала.

2025 елга төзекләндерү территорияләре:

  • 28 мкр. җәяүлеләр променады. (Чулман урамыннан Сөембикә урамына кадәр);
  • «Сөенеч» скверы, (өченче чират), Кама Аланы поселогы;
  • «Сөембикә» паркы, Сөембикә урамы буйлап (Сөембикә һәм Кояш урамнары арасында);
  • Тукай урамындагы сквер, (И. Х. Садыйков исемендәге балалар иҗаты үзәгеннән Төзүчеләр проспектына кадәр), Түбән Кама;
  • 20 мкр. җәяүлеләр променады. (Мурадьян урамыннан Бызов урамына кадәр);
  • 17 һәм 18 мкр арасында җәяүлеләр променады. (Бызов урамыннан Шинчылар проспектына кадәр);
  • Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе янындагы хастаханә территориясе, Ахтубинская урамы;
  • 6 нчы кварталдагы сквер (8 нче мәктәп янында), Яшьлек урамы.

Тавыш бирү 30 апрельгә кадәр узачак. 28 меңнән артык тавыш җыйган киңлекләр 2025 елга төзекләндерү планына керәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев