Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалылар 2025 елда төзекләндереләчәк 7 җәмәгать киңлеге өчен тавыш бирүдә катнаша ала

Тавыш бирү gorodsreda.tatar.ru сайтында 30 апрельгә кадәр үткәрелә.

Түбән Каманың киләсе елда төзекләндереләчәк җиде җәмәгать киңлеге өчен тавыш бирү бара.

Түбәнкамалыларга, алар фикеренчә 2025 елда реконструкцияләнергә тиеш булган объектларның берсен сайларга тәкъдим ителә.

Исемлектә:

  • 28 нче микрорайондагы җәяүлеләр проспекты (Чулман урамыннан Сөембикә урамына кадәр);
  • «Сөембикә» паркы, Сөембикә урамы буйлап (Сөембикә һәм Кояш урамнары арасында);
  • Тукай урамындагы сквер (Садыйков исемендәге балалар иҗаты үзәгеннән Төзүчеләр проспектына кадәр);
  • 20 нче микрорайондагы променад (Мурадьян урамыннан Бызов урамына кадәр);
  • 17 һәм 18 нче микрорайоннар арасындагы променад (Бызов урамыннан Шинчылар проспектына кадәр);
  • Ахтубинская урамындагы үзәк район хастаханәсе территориясе;
  • 6 нчы кварталдагы 8 нче мәктәп янындагы сквер.

Тавыш бирү gorodsreda.tatar.ru сайтында 30 апрельгә кадәр үткәрелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев