Түбәнкамалы хәрбиләргә 17 елдан артык уйнаган гармунын бүләк итте
Түбән Камада гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.
Түбән Кама халкы МХО сугышчылары өчен посылкалар җибәрде. Исемле посылкаларны 24 октябрьдә гуманитар ярдәм җыю пунктында төяп җибәрделәр. Посылкаларны хәрбиләрнең хатыннары, әниләре һәм дуслары җыйган. Беренче кирәк-яраклардан тыш, ике полк сугышчылары шулай ук кер юу машинасы һәм җылыту өчен мич алачаклар.
Посылкалар 1232 һәм 430 нчы полк сугышчыларына китереләчәк. Йөкне МХО ветераннары алып бара.
Көн саен пунктка җылы әйберләр, гигиена чаралары, ризык яки дәваланырга ярдәм итә торган бик күп әйберләр китерәләр. Ә менә Николай Зубков сугышчыларга иң якын әйберләренең берсен — гармунын бүләк итәргә булган. Пенсионер бу гармунда 17 елдан артык уйнаган. Ә хәзер, башкаларга шатлык китерсен, ди ул.
«Бүләк ясарга теләдем. Аңлашыла, алар окопта, блиндажда уйный алмаячаклар, әмма госпитальдә, тернәкләндерү үзәкләрендә ул аларны шатландырачак», — дип уртаклашты Николай Зубков.
Посылкалар туплап җибәрүләрдән тыш, бирегә көн саен хәрби операция урынына яңа китүчеләр килә, аларга волонтерлар беренче вакытка стандарт җыелма — рюкзак яки барлык кирәкле әйберләр тутырылган сумка тапшыралар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев