Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалы махсус хәрби операциядә яраланып, сәламәтлеген ныгытырга туган ягына кайткан

Берничә атнадан соң аны комиссия көтә, шуннан соң киләчәге билгеле булачак: тагын күпмедер өйдә калырмы, хезмәттәшләре янына китәрме.

Аның елмаеп торган зәңгәр күзләре аяз көндәге күк йөзен хәтерләтә. Озын буйлы, горур гәүдәле 31 яшьлек ир-егет «Сандугач» кушаматын (позывной) йөртә. Ул исемне аңа хезмәттәшләре фамилиясенә карап биргәннәр. Түбәнкамалы махсус хәрби операциядә яраланып, сәламәтлеген ныгытырга туган ягына кайткан. 

«Сандугач» тынычлык сагында
Аның хәрби юлы ел ярым элек башланган. Егет сөйләвенчә, ул яраланганын башта аңламыйча калган: «Гыйнварда без Авдеевканы азат иттек. Анда кергәндә без бик көчле һөҗүмгә дучар булдык: снарядлар яуды һәм пулеметлардан аттылар. Мине шунда эләктереп алды да. Яраланганнан соң беренче сәгатьләрдә мин бернәрсә дә аңламадым. Эвакуациягә йөгергәндә, егетләр авыртуны баса торган укол ясаганнар иде, ярамны бәйләделәр. Берникадәр араны мин үз аягым белән үттем, аннан соң аңымны югалтып егылдым, шунда мине инде тотып алып киттеләр», — ди ул. 

«Сандугач» хастаханәдән соң Түбән Камага кайткан, берничә атнадан соң аны комиссия көтә, шуннан соң киләчәге билгеле булачак: тагын күпмедер өйдә калырмы, хезмәттәшләре янына китәрме. 

Шул ел ярым арасында «Сандугач» ның тормышка карашы бөтенләй үзгәрә, егет яшәешнең мәгънәсе гаиләдә икәнен аңлый башлаган. Ул өйләнгән, өч баласы бар, хатыны дүртенче баласын көтә. Әти-әнисе, әби-бабасы да исән-сау икән. Ул шулай итеп, гаиләсенең тынычлыгы өчен хезмәт итә, Ватанын, йортын саклый. 

«Якыннарыма төрле ташламалар булуына мин бик шатмын. Минем өчен бу бик мөһим! Дәүләт тарафыннан гаиләмә ярдәм булуы миңа күңел тынычлыгы бирә», — дип аңлатты «Сандугач». 

Ир-ат тернәкләнү вакытында һәр буш вакытын гаиләсенә багышлый һәм тизрәк терелеп җитеп, сафка басарга тырыша. Соңгысы да мөһим дип саный:

«Минем җәрәхәтем җиңел түгел, әмма түзәрлек! Хәзер минем өчен иң мөһиме — фронтта миннән нинди дә булса файда булу, хезмәттәшләрем өчен балласт буласым килми. Яшермим, махсус хәрби операция зонасына кире кайтасым килә. Бәлки, иң алгы якта булмаса да, фронт сызыгы артында минем өчен нинди дә булса эш табылыр», — ди ул.

Егет әти-әнисе бүләк иткән муенсаны һәрвакыт үзе белән йөртә, аны үзен саклый торган талисман итеп саный. Ә күңелсез уйларны җиңәргә аңа яраткан хатыныннан һәрдаим килеп торган хатлар ярдәм итә. 

Армиядә хезмәт итүне «Сандугач» тормышының төп бурычы дип саный:

«Акча минем өчен икенче планда калды. Әйе, әлбәттә, алар да мөһим, ләкин мине хезмәт итәргә беренче чиратта бурыч хисе этәрде. Минем бабам сугышкан. Хәзер минем анда абыем бар, ул диңгезче. Мин дә читтә кала алмадым, сәламәтлегем җитәрлек! Булдыра алганны эшләдем. Алга таба ничек барачагын белмим», — дип аңлатты түбәнкамалы. 

Хәрби хезмәткә китәр алдыннан ир-ат шәһәр предприятиеләренең берсендә слесарь булып эшләгән. Өйгә кайткач, ул яңадан туган предприятиесенә кайтып, пулеметны слесарь инструментларына алыштырачак. Ә әлегә ул җиңү өчен барысын да эшләргә вәгъдә итә, ә Туган иле аның гаиләсе өчен барысын да эшләячәк. 

Чакыру дәвам итә
Татарстанның «Батыр» исемле мотоукчылар батальонына контракт буенча хезмәткә чакыру 1 июльгә кадәр генә алып барылачак дип хәбәр ителгән иде. Шушы көннәрдә район хәрби комиссары аның дәвам итүе турында сөйләде.

«Элек хезмәт итмәгән гражданнар хәрби хезмәтне контракт буенча хезмәт белән алмаштыра ала, шул исәптән, хәрби хәрәкәтләр зонасында катнашмыйча да. «Батыр» батальоны аерым чаралар белән шөгыльләнәчәк, алар турында без кандидатлар белән хәрби комиссариатта җентекләбрәк сөйләшәчәкбез», — дип төгәлләде Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков. 

Шул ук вакытта 2024 елның июнь-июль айларында ТР контракт төзегән хәрбиләр өчен булган ярдәм чаралары турында да сөйләп китик. Алар турында heroestatarstan.ru сайтында язылган:

  • РФ Саклык министрлыгыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү — 195000 сум, ТРдан — 505000 сум, ТР муниципаль берәмлекләреннән — 300000 сумга кадәр (үз районнарында төгәлләштерергә), һәр балигъ булмаган балага түләү — 20000, РФ Саклык министрлыгыннан дәүләт бүләкләренә лаек булганда — биш оклад күләмендә акчалата түләү. 
  • Махсус хәрби операция зонасында айлык акчалата тәэмин итү 210000 сумнан, һөҗүм вакытында өстәмә түләүләр — 8000, дошман территориясе буенча 1 км алга китеш өчен түләү — 50000, ВСУ хәрби техникасын кулга төшерү яки юк итү түләү — 1000000 сумга кадәр һәм башка күп нәрсәләр. 
  • Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын чираттан тыш медицина тикшерүе, түләүсез психологик ярдәм, ипотека системасы аша оборона министрлыгы хисабына торакны тиз арада сатып алу мөмкинлеге, урта махсус белем бирү учреждениеләренә беренче чиратта кабул итү, югары уку йортларында бюджет акчасына укыту, түләүле укыту формасыннан югары уку йортларында бюджетка күчерү каралган. 
  • Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен кредит каникуллары, ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрне кичектергән өчен катнашучыларны пенядан азат итү, социаль түләүләргә керем салымыннан азат итү, күчемсез милеккә салым түләүдән азат итү, милекне арендалау килешүләре буенча кичектерү, ташламалы автокредитлау да бар. Контракт төзү өчен кая барырга? 
  • Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алуны Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә махсуслаштырылган үзәкләр, шулай ук оборона министрлыгында барлык хәрби комиссариатлар башкара. Үзәкләр хезмәткәрләре һәр гражданга шәхси якын килү принцибы белән җитәкчелек итәләр: түләүләр, ташламалар, гаиләләргә ярдәм турында федераль һәм төбәк законнарын аңлаталар, документлар җыярга һәм рәсмиләштерергә ярдәм итәләр, талоннар һәм чиратларсыз «яшел коридор» буенча медицина тикшерүе узуны оештыралар. 
  • Хезмәткә 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны чакыралар. Хатын-кызлар белән махсус шартларда, шулай ук 65 яшькә кадәрге ир-атлар белән, аларда кирәкле хәрби белгечлек һәм чит ил гражданнары булганда да, контракт төзергә мөмкин.

Кирилл Давкаев фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев