Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың үзәк хастаханәсендә заманча циффрлы рентген аппараты эшли башлады

Яңа җиһазны «Ашыгыч медицина үзәге»нең беренче катында урнаштырганнар.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең бердәм кабул итү бүлмәсендә яңа буын циффрлы рентген аппараты эшли башлады, ул полипозицион тикшеренү нәтиҗәсендә ачык сурәтләр бирә.

Рәсем шунда ук компьютерга, ә аннан турыдан-туры табибка тапшырыла, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

Яңа җиһазны «Ашыгыч медицина үзәге» нең беренче катында урнаштырганнар. Бердәм кабул итү бүлмәсе пациентларына әлеге аппарат тәүлек буе хезмәт күрсәтә.

Заманча рентген аппараты ярдәмендә табиб-рентгенологлар, шулай ук югарыдагы катларда урнашкан бүлек табиблары төгәл диагнозны тизрәк куеп, дәвалау тактикасын сайлый алачак.

Моңа кадәр без Түбән Кама табибы грипп йоктырмас өчен киңәшләр бирүе турында язган идек. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев