Түбән Каманың үзәк мәчетендә МХОда катнашучыларның гаиләләре өчен хәйрия ашы узды
Үзәк мәчеттә хәйрия ашына 65 гаилә килә алды.
Түбән Каманың Үзәк Җәмигъ мәчетендә МХОда катнашучыларның гаиләләре белән очрашулар кабат башланды. Кунаклар арасында авыр югалту белән очрашканнар да күп — аларның уллары, ирләре Ватан алдындагы бурычларын үтәгәндә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Чара барышында кунаклар дин әһелләре белән аралаша, хакимият вәкилләренә үз сорауларын бирә алды.
Наилә Хөснетдинова — геройның әнисе. Быел аның улы Камил махсус операция уздыру зонасына киткән. Аның карары нык һәм какшамас иде, дип исенә төшерә ул.
«16 мартта без аны озаттык, ә 2 апрельдә инде һәлак булды. Үзе чыгып китте, беркемгә дә әйтмәде. «Әни, шулай кирәк», — диде. Горурланам, әлбәттә. Ярдәм шундый яхшы, оештыручыларга Ходай сәламәтлек бирсен», — дип уртаклашты Наилә Хөснетдинова.
Үзәк мәчеттә хәйрия ашына 65 гаилә килә алды. Һәрберсенең — үз тарихы. Шәһәр мэры Радмир Беляев үзенең чыгышында МХО зонасында һәлак булган геройларның гаиләләренә тирән рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, аларның батырлыгы мәңгеләштереләчәк, җитәкче шулай ук Түбән Камада төзеләчәк мемориаль комплекс турында да искә искә алды.
Мондый очрашуларны Түбән Кама мөхтәсибәте өч ай саен оештыра. Алар рус һәм татар телләрендә уза, чөнки чакырылганнар арасында төрле дин вәкилләре бар. Монда уртак өстәл артында алар үз проблемалары турында фикер алыша, руханилар һәм хакимият вәкилләре белән аралаша.
«Без башыбызны күтәрәбез, алга барабыз, оныкларыбыз, туганнарыбыз өчен яшибез. Сугыш кырында калганнар — геройлар. Шушы геройларның әти-әниләре — бу авырлыкны күтәреп, җәмгыятебезгә үрнәк күрсәтеп алга таба яшиләр. Алар да — геройлар. Шуңа күрә без янәшә, мәчет һәрвакыт янәшә», — дип ышандырды Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих Хәзрәт Ибраһимов.
Рухи сөйләшүләр, дога кылу — мондый очрашуларның аерылгысыз өлеше. Алар һәрвакыт җылылык һәм ихласлык белән тулы. Чараның мондый форматы шулай ук МХО катнашучыларының гаиләләре очраша торган мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев