Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың территориаль иҗтимагый үзидарәләре республика конкурсында катнашырга чакыра

Ул ике этапта үткәреләчәк.

Түбән Кама ТОСлары «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында катнаша алачак. Аның старты турында «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе игълан итте.

Әлеге конкурс кысаларында территориаль иҗтимагый үзидарәнең 2023 елдагы эше бәяләнәчәк, җиңүчеләр өчен территорияне үстерүгә грантлар әзерләнгән.

Ул ике этапта — муниципаль һәм республика этапларында үткәреләчәк. Территориаль иҗтимагый үзидарәләргә бәя түбәндәге критерийлар буенча биреләчәк:

  • халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү;
  • физкультура һәм спорт өлкәсендә чаралар үткәрү;
  • мәдәни-массакүләм эш;
  • социаль яклауга мохтаҗ категория гражданнарга ярдәм итү;
  • территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү;
  • газета-журналларда эшчәнлекне яктырту;
  • җәмәгать тәртибен саклауда катнашу һәм башкалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев