Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиясендә Линар Сафин истәлегенә мемориаль такта ачылды

Ул узган елны хәрби операция зонасында батырларча һәлак була.

Истәлек тактасын ачу уңаеннан гимназиядә Линарның туганнары, дуслары, сыйныфташлары, ветераннар, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре җыелды. 

Линар Сафин Бөгелмә шәһәрендә туган. Балачагы Түбән Камада үтә. Кечкенәдән үк бик шук, хәрәкәтчән булып үскән ул. Бар яктан да булган, иҗади, спорт сөюче Линар үзенең ачык күңелле, ихлас булуы, шаян холкы белән дусларының мәхәббәтен яулый. Шуклыгына карамыйча, кирәк чакта җитди була белә Линар, ярдәм итәргә дә беренчеләрдән ашыга иде ул, дип искә ала якыннары.

Гимназиядә укыган вакытта ук, тормыш иминлеге нигезләре дәресе кысаларында, хәрби әзерлек юнәлеше белән бик кызыксына Линар Сафин. Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь Муса Җәлил исемен йөрткән гимназиядә аның иң беренче ватанпәрвәрлек хисләре уяна. 

«Линар, кечкенә генә буйлы булса да, бик җитез иде. Мәктәп чараларында еш катнашты, милли көрәш белән шөгыльләнде, бик яратып ТИРга атырга йөрде. Әйткән сүзне һәрвакыт тыңлады. Әниләре Линарны, аның апасы Ләйсәнне берүзе үстерде. Ул аларга бик яхшы тәрбия бирде, беркайчан зарланмады», — дип искә ала Линарның сыйныф җитәкчесе Әсхәт Шануров. 

Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Линар Сафин политехника көллиятенә укырга керә. 2005-2007 елларда армия сафларында хезмәт итә, өлкән сержант званиесе ала. Башта Мәскәү шәһәрендә хезмәт итсә, соңыннан ул Чечен республикасына җибәрелә. 

Түбән Камага әйләнеп кайтканнан соң, Линар Хөсәен улы төзелеш өлкәсендә эшли, өйләнә, уллары туа. Украина белән низаг килеп чыгып, махсус хәрби операция игълан ителгәч, ул да читтә кала алмый. Узган елның гыйнвар аенда ул Донецк якларына юл тота. Хәрби бурычын үтәгән вакытта, батыр солдат яраланган сугышчыларны коткарырга ярдәм итә, ничәмә ничә кешене «кайнар нокта» лардан чыгарырга булыша. Беркайчан да оптимизм рухын югалтмый ул. Сугышчан иптәшләрен дә һәрвакыт куәтләп тора, шаяртып, күңелләрен күтәрергә тырыша. Кызганычка каршы, Линарның үзенә үлем тырнагыннан качарга насыйп булмый. Чираттагы хәрби бурычын үтәгәндә ул каты яраланып һәлак була. Өйгә кайтырга нибары 12 көн генә калган була.

Әйе, илебезнең лачындай солдатына гаиләсе, якыннары янына исәнимин әйләнеп кайтулар насыйп булмаган. Тантаналы көнне аның исемен мәңгелеккә тарихка язып, гимназия диварында аның хөрмәтенә истәлек тактасы урнаштырылды. «Без Линарны мәктәпнең мөгаллимнәре сафына бастырабыз. Халкыбызның батыр улы шушы мизгелдән алып биредә укучы балаларга ватанпәрвәрлек үрнәге булып торачак, аларны һәрчак каршы алып, озатып кала торган булачак», — дип ассызыклады шәһәрнең хәрби комиссары Газинур Ситдыйков. 

Хәзер Линар Сафин гимназияне төрле елларда тәмамлап, Афган, Чечня сугышларында вафат булган интернационал сугышчылар, шулай ук хәрби операция вакытында былтыр һәлак булган Дамир Гарипов белән беррәттән мәктәпнең геройлар аллеясында урын алды. Инде биредә истәлек тактасы куярлык җир юк, бүтән андый авыр югалтулар булмасын, илләребездә тынычлык, иминлек урнашсын, дигән теләкләрен ирештерде гимназиянең элеккеге директоры Әлфия Әхмәтҗанова. 

Тактаны ачу вазифасы Линарның улы Рамазанга тапшырылды. Ул бу эшне зур горурлык белән башкарды. Күңелендә никадәр авыр хисләр булса да, егет нык торды. Хәрбиләргә йомшаклык күрсәтү килешми. Рамазан әтисе кебек батыр, кыю, тәвәккәл булырга тырыша. Ул әтисе үрнәгендә хәрби юлны сайлаган. Бүгенге вакытта кадетлар мәктәбендә укый, ефрейтор исемен йөртә. 

Иң авыр югалтуны, әлбәттә, ана кеше кичерә. «Улым ике сугышта катнашты. Ул мине герой анасы итте. Үзе батырларча һәлак булды. Илебезне саклавы өчен балама рәхмәт әйтәм, мин аның белән чиксез горурланам», — дип үз уйлары белән уртаклашты Гөлия Сафина. 

Линарның гомере 2024 елның 3 маенда өзелә. Илебез өчен көрәштә, үзен аямыйча, чын геройларча башын салган ул. Линар Сафин әти-әнисенең туган ягы Аксубай районы Иске Кыязлы авылында җирләнгән. 2024 елның декабрь аенда ул «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән.

Фотоларда: истәлек тактасын ачу мизгелләре. Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев