Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың махсус хезмәтләре яңа ел бәйрәмнәрендә көчәйтелгән режимжа эшләде

Ял көннәре төрле вакыйгалар белән тулы иде — бу юл-транспорт һәлакәтләре, янгыннар, табибларга һәм полициягә мөрәҗәгатьләр һ.б.

Кайберәүләр «кышкы каникулда» ял иткәндә, кемнәрдер көчәйтелгән режимда эшләде — Яңа ел бәйрәмнәре Түбән Каманың махсус хезмәтләре өчен җиңел булмады. Кайберәүләр «кышкы каникулда» ял иткәндә, кемнәрдер көчәйтелгән режимда эшләде — Яңа ел бәйрәмнәре Түбән Каманың махсус хезмәтләре өчен җиңел булмады.

Ял көннәре төрле вакыйгалар белән тулы иде — бу юл-транспорт һәлакәтләре, янгыннар, табибларга һәм полициягә мөрәҗәгатьләр һ.б. 

Мәсәлән, 8 гыйнварда «КамАЗ» шоферы, светафорда янган "кызыл ут«ка игътибар да итмичә, юллар кисешкән чатка килеп керә һәм 13 яшьлек малайны бәрдерә. Шул хәлдән соң малайның бик аз гына җәрәхәтләр алуы — чын могҗиза, әлбәттә. Хәзер бу хәл буенча тикшерү бара. Аны Түбән Кама прокуратурасы үз күзәтчелегенә алды. 

Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәрдә барлыгы 78 авария булып, аларда ике кеше зыян күргән. 20 исерек машина йөртүчене ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чаралары белән идарә итүдән читләштергән.

Ял көннәрендә янгын сүндерүчеләр дә эшсез булмаган. Беренче җитди вакыйга — Кызыл Чапчак авылында чыккан янгын. Анда торак йортка терәп төзелгән корылма янып киткән. Янгынның мәйданы 19 кв. м тәшкил итә. Өлешчә бинаның түбәсе янган. Беренче сәбәп — электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен үтәмәү.

Ә менә Сүбәләк автомобиль юлында, механизм системалары һәм узеллары төзек булмау сәбәпле, «ГАЗель» машинасы яна башлый. Янгын сүндерүчеләр утны ун минуттан да кимрәк вакыт эчендә сүндергәннәр. Шофер зыян күрмәгән.

Яңа ел алдыннан Түбән Кама районы Кама Аланы бистәсендәге йортларның берсендә 17 яшьлек яшүсмернең үле гәүдәсе табылган. Хокук саклау органнары тарафыннан тикшерелгәч, аның тәнендә көч куллану билгеләре табылмаган. Шаһитлар әйтүенчә, яшь кеше газ баллоныннан газ сулаган. 

Быел беренче югалган кеше дә бар икән инде. Ул — Александр Савельев, аны берничә көн инде туганнары һәм «След» отряды волонтерлары эзли. Ул ак буйлы кара трико һәм кара төстәге куртка кигән. Аның кайда икәнен белүчеләр булса, 112 яки 8 (917) 261-91-71 телефоннары буенча шалтыратулары сорала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев