Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың яңа балалар поликлиникасын төзүгә 364,5 миллион сум бирелгән

Акчалар федераль һәм республика бюджетларыннан юнәлтелгән.

Түбән Камада 3 нче балалар поликлиникасы төзелешенә 364,5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Акчалар федераль һәм республика бюджетларыннан юнәлтелгән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә шәһәр мэры Рамил Муллин сөйләде.

Ул яңа микрорайоннар өчен медицина учреждениесе кирәклеген ассызыклады

«Бу безнең өчен бик мөһим һәм кирәкле объект, бигрәк тә яшь гаиләләр күп булган яңа микрорайоннар өчен. Бу поликлиника социаль объектларның берсе булып кына калмаячак, ул — балаларыбызны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән профилактик эше күбрәк булган сәламәтлек үзәкләренең берсе булыр дип өметләнәм», — дип билгеләп үтте Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев