Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың элеккеге башлыгы Әгътәс Галиәхмәтов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Әгътәс Галиәхмәтов шәһәр төзелеше башлангычында тора, аның үсешенә зур өлеш кертә.

Түбән Каманың элеккеге башлыгын юбилее белән котладылар. Әгътәс Нургата улы Галиәхмәтов 80 яшен билгеләп үтте.

«Аның бөтен тормышы һәм күпьеллык хезмәт эшчәнлеге Түбән Кама белән тыгыз бәйләнгән», — дип билгеләп үтте үзенең котлавында Рамил Муллин.

Әгътәс Галиәхмәтов шәһәр төзелеше башлангычында тора, аның үсешенә зур өлеш кертә. Ул катлаулы икътисади һәм сәяси шартларда шәһәр һәм район администрациясе башлыгы вазифасында эшли. Шулай ук күп еллар автотранспорт системасында хезмәт куя. Аның җитәкчелегендә Түбән Каманың бу тармагы күп тапкырлар илдә иң яхшысы дип таныла.

«Түбән Кама тагын да матуррак булырга тиеш. Шәһәр чәчәк атсын, кешеләр яхшы шартларда яшәсен», — диде Түбән Каманың мактаулы гражданины Әгътәс Галиәхмәтов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев