Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың 36 нчы мәктәбендә Фикрәт Табиев истәлегенә чара үтте

Шәһәр урамнарының берсе исемен йөртүче Фикрәт Табиевка 4 мартта 96 яшь тулган булыр иде. 36 нчы мәктәптә аның истәлегенә багышланган чара оештырылды.

Чарада яшь артистлар Бөтенроссия төзелешенә чанатрактор поездының килүен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Тамашачылар арасында Түбән Каманың легендар беренче төзүчесе Иван Коршин да бар иде. Ул — япан кырда Татарстанның иң матур һәм яшь шәһәрләренең берсенә нигез салынуның тере шаһиты. 

«Бу шәһәр яшьләр өчен, кешеләр өчен төзелде», — дип башлады балалар алдында чыгышын төзүче-ветеран. 

Беренче төзүчеләрне 36 нчы мәктәпкә ел саен 4 нче мартта чакыралар. Уку йортында бу көнне Фикрәт Табиевның туган көненә багышланган әһәмиятле зур чара үткәрелә. 

Ф. Табиев — КПССның Татарстан өлкә комитетын җитәкләгән шәхес. Ул җитәкчелек иткән елларда Түбән Кама төзелә, биредә нефть чыгару сәнәгате бик тиз үсеш ала.

Шәһәрләр төзи алырлык кыюлык турында бу очрашуда күп сөйләделәр. Беренче төзүче-ветераннар үзләренең истәлекләре белән уртаклашты, укучыларга киңәшләр бирделәр. 

«Үзегез өчен күңелсез кебек тоелган дәресләр булса да, аларны тырышып үзләштерегез! Чөнки ул белемнәр киләчәктә сезгә барыбер кирәк булачак», — дип саный җәмәгать эшлеклесе Равил Шияпов.

36 нчы мәктәптә Фикрәт Табиев музее да эшли икән. Бу уку йортының нәкъ менә шушында — исеме аның хөрмәтенә аталган урамда урнашуы очраклы түгел. Ә менә 45 һәм 47 нче микрорайоннарда хәтта Табеев исеме белән аталган иҗтимагый хәрәкәт барлыкка килгән. 

Әйе, шәһәребез өчен зур эшләр башкарган легендар шәхесләрне онытырга хакыбыз юк. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү һәм киләчәк буыннарга таныту — безнең бурыч.

Анастасия Шакирова
Фотода: шәһәрдәге 36 нчы мәктәптә Фикрәт Табиев музеендагы экспонат.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев