Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Каманың 35нче лицей яшь армиячеләре «Кыш бабай бул!» акциясендә катнашты

Алар уенчыклар алып килгән.

35нче лицейның яшь армиячеләр отряды вәкилләре мохтаҗларга бүләкләр китерде. НТР чыршысы астында алар балалар өчен бик күп уенчыклар һәм тәм-томнар калдырды.

«Кыш бабай бул!» акциясендә катнашу алар өчен инде Яңа ел алды традициясенә әверелде. Соңгы биш ел эчендә 35нче лицей яшь армиячеләре акчалар җыеп, балалар өчен кызыклы булачак әйберләрне сатып алалар.

«Без балаларга булышырга кирәк дип саныйбыз, чөнки һәркемнең дә уенчыклар сатып алу мөмкинлеге юк, бәлки кемгәдер мәктәп әсбаплары кирәктер. Башкаларга ярдәм итү өчен дә менә без дә бар», — диде 35нче лицейның Яшь армия отряды командиры Азат Гайнанов.

НТР компаниясенең «Кыш бабай бул!» акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Ярдәмгә мохтаҗлар бик күп. Һәм аларга без бары тик берләшеп кенә ярдәм итә алабыз. Уенчыклар, канцелярия товарлары, яшүсмерләргә бүләкләр китерә аласыз, боларның барысын да декабрьнең соңгы көннәрендә мохтаҗларга таратырбыз. Безнең адрес: Түбән Кама, Химиклар пр., 64А.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев