Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камага ике ел эчендә 24 ординатор киләчәк

Хәзер Казан, Ижевск, Саратов медицина вузларында 96 студент белем ала.

2024 елда Түбән Камага сигез ординатор киләчәк, ә 2025 елда — 16. Бу хакта киңәшмәдә Түбән Кама муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев сөйләде.

Хәзер Казан, Ижевск, Саратов медицина вузларында 96 студент белем ала.

Мерясев сүзләренчә, Татарстан шәһәрләре арасында Түбән Камада табиблар белән тәэмин ителеш иң түбән, әмма сәламәтлек саклау министрлыгы, хастаханә һәм муниципалитет бергәләп бу проблеманы актив хәл итәргә тырыша. Кадрлар җәлеп итү буенча республика һәм федераль программалар гамәлгә ашырыла.

2023 елда Түбән Камада табиблар саны 13 кешегә арткан: 113 табиб килгән, 100е эштән киткән. Ләкин урта звено медицина персоналы арасында кимү күзәтелә: 300 белгеч килгән, 319ы киткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев