Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камага эш визиты белән Рөстәм Миңнеханов киләчәк

Шулай ук бу көнне Түбән Камага «Татарстан — казанышлар Республикасы» автобус туры килүе көтелә.

Түбән Камада бу атнада шәһәр һәм район советларының хисап сессияләре узачак, аларда 2023 елга йомгак ясалачак.

Сессияләрдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә, бу хакта «эшлекле дүшәмбе» барышында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин сөйләде.

Зур чара пәнҗешәмбе, 8 февральдә була.

Моннан тыш, шәһәрнең төрле объектларына бару, халык иҗаты йортында узачак күргәзмәне карау планлаштырылган.

«11 сәгатьтә сессия узачак, ә 9.00дән 11 сәгатькә кадәр күргәзмә эшләячәк. Шуңа күрә бу чара барышында социаль блок, хезмәт коллективлары, халык белән очрашулар булыр дип уйлыйм», — дип билгеләп үтте Муллин.

Ул шулай ук бу көнне Түбән Каманың «Татарстан — казанышлар Республикасы» автобус турын кабул итәчәген искәртте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев