Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камадан тагын җиде кеше махсус хәрби операция урынына китте

Алар һава-десант гаскәрләре подразделениеләрендә хезмәт итәчәкләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашачаклар.

25 сентябрь иртәсендә тагын җиде түбәнкамалыны контракт буенча хәрби хезмәткә озатытлар. Хәрбиләр һава-десант гаскәрләре подразделениеләрендә хезмәт итәчәкләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашачаклар.

Сугышчыларны хезмәт урынына хәрби комиссариат территориясеннән озатып калдылар. Аларга үгет-нәсихәт сүзләре белән хәрби комиссар Газинур Ситдыйков, дин вәкилләре, «Сугышчан туганлык» ветераннары һәм туганнары мөрәҗәгать итте. Моңа кадәр хәрбиләр микрорайонның иҗтимагый үзәгендә гуманитар ярдәм алганнар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрбиләрне хезмәт урынына озату вакытында бер сугышчының улы туган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев