Түбән Камадан СВО зонасына яңа ел бүләкләре җибәрделәр
Посылкаларга хатлар, рәсемнәр, яшәү өчен кирәкле әйберләр, юрганнар, мендәрләр, оекбашлар керде.
Түбән Кама халкы хәрбиләргә Яңа ел бүләкләре җибәрде. Җыю акциясендә балалар бакчалары, лицейлар, мәктәпләр, хәйрия фондлары, шәһәр кешеләре, ТИҮләр һәм башкалар катнашты.
«Акциядә катнашучылар саны гаҗәпләнерлек күп булды, игелекле булуыгыз һәм Түбән Кама яклаучыларына ярдәм итүегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм», — дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры Рамил Муллин.
Посылкаларга хатлар, рәсемнәр, яшәү өчен кирәкле әйберләр, юрганнар, мендәрләр, оекбашлар керде.
«Якташларыбызның ярдәме, балаларның ихлас хатлары, Түбән Кама сугышчыларының һәр үтенеченә тиз арада җавап бирү — болар барысы Ватанны саклаучылар өчен без эшләрлек әйберләр. Егетләр, посылкаларны көтегез, ә без сезне җиңү белән өйгә кайтуыгызны көтәрбез!» — дип йомгаклады Рамил Муллин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев