Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камадан МХО зонасына маскировка челтәрләре, квадрокоптер һәм машина җибәрделәр

Түбән Камада ярдәм җыю эше көн саен бара.

Түбән Камада чираттагы мәртәбә МХО зонасына кирәкле әйберләрне җибәрделәр. Түбәнкамалылар ярдәм итмәсә, бу сәфәр, мөгаен, булмас та иде, ди «Вместе мы можем больше» штабы волонтеры Рәзилә Шәмсетдинова. 

Берничә көн эчендә Түбән Каманың төрле волонтерлык төркемнәре көче белән челтәрләр үрелде, медикаментлар һәм башка кирәкле әйберләр җыелды.

«Мин хәтта шулкадәр кеше кушылыр дип көтмәгән дә идем. Без автомобиль сатып алдык, барлык түбәнкамалылар ярдәмендә дронга заказ бирдек. Менә ул килергә тиеш һәм без юлга чыгабыз», — дип сөйли «Вместе мы можем больше» штабы волонтеры Рәзилә Шәмсетдинова.

Волонтерлар өч машинада барачак, берсе прицеп белән булачак. Якынча 1,5 тонна йөк. 

Түбән Камада ярдәм җыю эше көн саен бара. Конвойлар әзер булгач МХО зонасына җибәрелә. Волонтерлар әйтүенчә, бу безнең солдатларның тулысынча җиңүенә кадәр дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев