Түбән Камадан МХО зонасына «ГАЗель», «Нива» һәм исемле посылкалар җибәрделәр
Барлыгы фронтка 23 тоннага якын гуманитар йөк илтәчәкләр.
Кичә Түбән Камадан МХО зонасына гуманитар йөк тутырылган 20 тонналы фура, шулай ук беренче чиратта кирәкле әйберләр һәм продуктлар төялгән «ГАЗель» машинасы китте. Фурага багги, «Нива» машинасын, югары йөрешле автомобиль һәм мотоцикл төяделәр.
Мондый техника алгы сызыкта бик кирәк, чөнки ул юлсыз яки юллар начар булган урыннарда да йөри ала.
«Бүген чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрәбез. Айга бер тапкыр Айдар Метшин инициативасы белән фура җибәрелә. Түбән Кама администрациясе йөкне урынына илтүне түләргә ярдәм итә. Йөк күп: автомобильләр, квадроцикллар, мотоцикллар, эвакуация прицеплары, исемле посылкалар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре», — дип билгеләп үтте «Донбасс иреклеләре берлеге» рәисе урынбасары Олег Есипов.
Исемле посылкаларны солдатларның туганнары җыйган. Медикаментлар, кирәк-яраклар һәм продуктлар белән гуманитарканың бер өлешен волонтерлар формалаштырган. Складка бандерольләрне Зәй, Әлмәт һәм Түбән Кама районыннан китерәләр, чөнки бу шәһәрләрдән егетләр бергә хезмәт итәләр.
Бу юлы фурадан тыш, «ГАЗель» дә йөк белән төялгән иде. Барлыгы фронтка 23 тоннага якын гуманитар йөк илтәчәкләр. Аны «Сугышчан туганлык» һәм «Донбасс иреклеләре берлеге» волонтерлары озата барачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев