Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камадан МХО урынына яраланганнарны йөртү өчен машина җибәрделәр

Фронтта ул медицина автомобиле булып хезмәт итәчәк.

Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына УАЗ СГР машинасын җибәрделәр. Фронтта ул медицина автомобиле булып хезмәт итәчәк.

Машинаны волонтерлар сатып алган, «Ролис» автокомплексы эшчеләре тиешле төзәтмәләрне керткән, ә Түбән Кама хәрбиләре аны тиешле урынга алып киткән.

Автокомплекс хезмәткәрләре һәм җитәкчелеге хәрбиләргә даими ярдәм итеп тора. Алар һәр машинаны, солдатларга мөмкин кадәр озаграк хезмәт итәрлек итеп үзгәртеп-төзәтеп җибәрә. Бу машина исә яраланганнарны тиз арада алып чыгу һәм алга таба медицина ярдәме күрсәтү өчен алгы сызыкка китәчәк.

Автомобиль белән бергә махсус операция зонасына шәһәр кешеләре җыйган гуманитар ярдәм дә җибәрелә. Боларның барысын да кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр алгы сызыкка алып китәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев