Түбән Камадан М-12 трассасы ягына чыгу проекты эшләнә
Төрле вариантлар карала.
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев НТР 24 телеканалында туры эфирда Тынычлык проспекты буенча М-12 трассасына кадәр юлның дәвам итүе турында сөйләде.
«Әлбәттә, шәһәргә керү мәсьәләсе бар. Без тар бугаз аша, Афанасово аша барабыз, һәм, димәк, анда бөкеләр барлыкка килә, бигрәк тә ял көннәрендә, түбәнкамалыларның күпчелеге районга, авыл җирлекләренә, дачаларга барганда. Бу Афанасовода яшәүчеләрдә дә билгеле бер уңайсызлык тудыра», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә М-12гә чыгуны проектлау бара, төрле вариантлар карала.
«Мин бу мәсьәлә турында республикабызның Транспорт министрлыгы, премьер-министр Алексей Песошин белән фикер алышкан идем инде, шуңа күрә бу мәсьәлә тиз түгел, әмма бу безнең хыялыбыз», — дип уртаклашты Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев