Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Камадан фронтка сугышчан дроннар җыю өчен детальләр җибәрделәр

Түбән Камадан БПЛА операторлары мәктәбе инструкторлары өчен махсус йөк җибәрделәр.

«Хәрби хәрәкәтләр яңа дәрәҗәгә күчте, сугышлар нигездә очу аппаратлары белән алып барыла», — дип сөйләде МХО Ветераннар берлеге рәисе урынбасары Владимир Чермаков.

Полигоннарда сугышчылар үзләре микросхема һәм пластиктан дроннар җыялар. Түбән Камадан МХО Ветераннар берлеге аларга төрле көнкүреш әйберләреннән иске чиплар җибәрә, ә 3D-принтерда төрле детальләр эшлиләр.

БПЛА операторлары тренировка үтә торган полигоннарда дрон белән идарә итәргә генә түгел, ә дошманга снарядлар ташларга яки киресенчә сугышчыларга кирәкле әйберләр — дарулар, азык-төлек, су китерергә өйрәнәләр. Инструкторлар арасында түбәнкамалылар да бар.

Түбән Каманың МХО ветераннар берлеге Төзүчеләр проспекты, 2в йортында гуманитар ярдәм җыя. Шунда ук волонтерлар маскировка челтәрләре ясый, төрле чәйләр әзерли башлаганнар.

«Без кура җиләге, карлыган, чия һәм крыжовник киптерәбез. Көрәшчеләрне җылыта торган витаминлы чәйләр булачак», — дип уртаклашты волонтер Мария Кахраман.

Хәзер гуманитар ярдәм җыю пунктында коры ашлар әзерләү өчен сезонлы продуктлар аеруча кирәк. Шунда ук сугышчылар өчен кирәкле әйберләр яки чимал җыю бара, аннан инде челтәрләр һәм башка кирәк-яраклар ясарга мөмкин булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев