Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камадан ерак түгел Кама аша күпер төзелеше башланды

Әйләнгеч юл 2024 ел ахырына кадәр кулланышка керәчәк.

Түбән Камадан ерак түгел Кама аша күпер төзелеше башланды. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узучы юлның иң зур күпере булачак бу. Трасса үз эченә дүрт полосалы беренче категорияле автомобиль юлы, 10 күпер, биш транспорт чишелеше, 11 юл үткәргече һәм биш төрле дәрәҗәдәге юл киселешләре төзүне үз эченә ала.

Транспорт чишелешләрендә хәрәкәт иминлеге өчен электр утлары, каршы як полосага чыгуларны булдырмас өчен, ике яклы киртә урнаштырылачак. Әйләнгеч юлның гомуми озынлыгы 81 километр булачак.

Төзелеш өч этаптан тора. Әйләнгеч юл 2024 ел ахырына кадәр кулланышка керәчәк.

Моңа кадәр без машиналарның кар чистартучы техникага комачау итүе турында язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев