Түбән Камадан армиягә чакырылучылар РФ Һава-космос көчләрендә хезмәт итәчәк
2024 елның 21 июненнән бирле РФ Кораллы Көчләре сафларын 170 кә якын түбәнкамалы тулыландырды.
Түбән Камада 2 июльдә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына чакырылучылар җибәрелде.
28 түбәнкамалы коры җир гаскәрләрендә, Хәрби-диңгез флотында, Һава-космос көчләрендә, шулай ук Росгвардиядә хезмәт итәчәк.
Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков егетләргә үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
«Түбәнкамалыларның кәефе күтәренке, дәртле. Егетләр хезмәткә, чираттагы җиңүләргә әзер», — диде ул.
2024 елның 21 июненнән бирле РФ Кораллы Көчләре сафларын 170 кә якын түбәнкамалы тулыландырды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев