Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камадагы 43нче балалар бакчасын ремонтлауга 84 миллион сум акча бүлеп биреләчәк

Балалар бакчасына нигез 1980 елда салынган.

Түбән Камадагы 43 нче балалар бакчасын капиталь ремонтлауга 84,3 миллион сумга якын акча юнәлтү планлаштырыла.

Татарстанның дәүләт сатып алулары порталында шул турыда тендер урнаштырылган.

Ремонттан тыш, бу суммага җиһазлар, мебель һәм инвентарь сатып алу да керә.

Шулай ук әлеге дәүләт контракты буенча Әгерҗе, Апас һәм Теләче районнарында тагын өч балалар бакчасы яңартылачак.

43 нче балалар бакчасы Төзүчеләр проспектындагы 32б йортында урнашкан. Балалар бакчасына нигез 1980 елда салынган. Хәзер анда 120 бала йөри.

Фото: vk. com/public211671535

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев