Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада законсыз урнаштырылган шлагбаумнарны сүтәләр

Мәсәлән, 46 нчы микрорайонның Кояшлы урамында урнаштырылган шлагбаумнар инде күптәннән шунда яшәүчеләргә тынгылык бирми.

Түбәнкамалыларга җирле хакимиятләр белән килешмичә куелган шлагбаумнарның законсыз булуын искәрттеләр.

Мәсәлән, 46 нчы микрорайонның Кояшлы урамында урнаштырылган шлагбаумнар инде күптәннән шунда яшәүчеләргә тынгылык бирми. Шәһәрлеләр «Халык контроле»ндә аларны сүтүне сорап күп тапкырлар хат язган.

«Тиешле рөхсәт кәгазьләре булмаган шлагбаумнарны урнаштырган барлык милекчеләрдән аларны кыска вакыт эчендә сүтүләрен сорыйбыз», — дип мөрәҗәгать итте Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Сәлахов.

Сәлахов ассызыклаганча, «урнаштырылган шлагбаумнар янгын сүндерү машиналары һәм махсус транспортның йөрүенә комачаулый, бу гадәттән тыш хәлләр очрагында халыкның тормышын һәм иминлеген куркыныч астына куярга мөмкин».

Фото: vk. com/artur949

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев