Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итү программасы: флешмоб, Элвин Грей һәм салют

Оештыручылар кызыклы программа вәгъдә итә.

Шимбә көнне, 27 майда, Түбән Камада Химиклар көне билгеләп үтелә. Нефтехимиклар паркында бу көнгә багышланган зур чаралар узачак.

14:00 сәгатьтә Сәләтле балалар фестивале узачак, анда төрле конкурсларда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны хөрмәтләү тантанасы булачак.

17:00 сәгатьтә шәһәр халкына һәм кунакларына «Түбән Кама нефтехим» иҗат коллективлары катнашында концерт күңел ачу программасы тәкъдим ителәчәк.

17:30 сәгатьтә бәйрәм программасын ачу һәм бүләкләү тантанасы булачак.

18:50 сәгатьтә түбәнкамалыларны кызыклы флешмоб көтә, ә инде 19:00 сәгатьтә Weekend кавер-төркеме чыгыш ясаячак.

20:00 сәгатьтә тамашачыларга химик шоу күрсәтеләчәк, ә 20:15 сәгатьтә бәйрәм кунаклары өчен Башкортстан Республикасының һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Элвин Грей җырлаячак.

21:00 сәгатьтә Түбән Каманың төнге күген төсле салют яктыртачак, соңыннан теләгән һәркем бәйрәм дискотекасына кушыла алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев