Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада урологлар яңа заманча җиһазлар кулланып операция ясады

Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә заманча биполяр цисторезектоскоп барлыкка килде. Яңа җиһазларны практикада куллана да башлаганнар инде.

Урологлар «бөер яман шеше» диагнозы куелган 65 яшьлек пациентка операция ясадылар, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

«Пациентка умыртка баганасы анестезия ясалды, ул аңында иде, безнең белән аралашып ятты, мөмкин булганча үзен тыныч хис итте. Инструмент сидек каналы аша кертелә, шеш резектоскоп элмәге белән кисеп алына», — дип аңлатты урология бүлеге мөдире Рәсим Мотыйгуллин.

Табиб шулай ук пациентлар мондый операциядән соң тизрәк тернәкләнә, дип аңлатты. Яңа җиһазларны куллану уңайлы, операция вакытында хирург экранда рәсемне яхшы сыйфатта күрә ала һәм барлык манипуляцияләрне берничә тапкыр тизрәк башкара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев